Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 19:21

“Дембель”ләргә социаль челтәр тыела

Русия Оборона министрлыгы социаль челтәрләрдән файдалануны гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр генә түгел, запаска китүчеләр өчен дә чикләргә ниятли. “Тынлык срогы” -- биш елга кадәр. Законны бозган солдатларны һәм офицерларны җинаять җәзасы көтә, дип хәбәр итә “Известия”.

Яңа кагыйдәләр “дембель”ләрнең аерым категорияләренә кагыла.
Сүз яшерен режимлы частьларда хезмәт итүчеләр яисә дәүләт сере булган документлар белән эшләгән кешеләр турында бара.
Төзәтмәләр “Хәрби хезмәткәрләр статусы турында” Федераль закон проектына кертеләчәк. Документ хәзерге шартларда серлелек режимын тәэмин итү өчен кирәк.
Шул ук вакытта, экспертлар фикеренчә, яңалык барлык проблемаларны да хәл итмәячәк. Закон бозучыларны тикшерү бик кыен булачак, чөнки алар социаль челтәрләрдә аноним аккаунт булдыра ала.
Законга төзәтмәләр кабул ителгән очракта, Оборона министрлыгы белән төзелгән контрактта социаль челтәрләрдән файдалануга карата чикләүләр язылачак. Алар офицерларга гына түгел, солдат, сержант, мичман һәм матросларга да кагылачак.
Хокук бозучыларны, гаепнең авырлыгына карап, административ яисә җинаять җәзасы көтә.
Фото: ТАСС агенлыгы сайтыннан.
Читайте нас: