Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 10:54

Чүп-чарны эзләсәгез дә табалмаcсыз

Тиздән урамнарда, мәйданнарда, ишек алларында чүп-чарны эзләсәгез дә табалмаячаксыз. Илдә башланган "чүп" реформасы шуны вәгъдә итә.

Әлеге реформаның максаты — каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең заманча, экологик яктан хәвефсез тармагын булдыру, калдыкларны җыю, аеру, эшкәртү, үтилләштерү һәм күмү буенча югары технологияле инфраструктура объектлары төзү, законсыз чүплекләрне юкка чыгару һәм яңаларын булдырмау.
Киләчәктә калдыкларның күпчелеген икенчел чимал сыйфатында куллану, күмелергә тиешле калдыкларны мөмкин кадәр киметү күздә тотыла.
Төбәк операторлары табышлары һәм үз инвестицияләре исәбенә җитешмәгән инфраструктураларны, шул исәптән чүп-чар аеру комплекслары, чүп-чар эшкәртү заводлары һәм яңа полигоннар төзергә тиеш була.
Фото: depositphotos.com.
Читайте нас: