Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 10:47

Өч баласын да алып киткәннәр

Мәскәү шәһәре фатирларының берсендә 2 һәм 5 яшьлек бала кычкырып елауга күршеләре полиция чакырткан. Фатир ишеген Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ватып ачкан.

Балалар фатирда үзләре генә булган, җитмәсә, кечесе ваннада салкын суда утырган, өшеп беткән. Өлкәнрәге дә ач булган.
Сабыйларның әнисе тагын ике баласы белән (берсе кул баласы, икенчесе - 7 яшьлек) хезмәт биржасына һәм күпфункцияле үзәккә киткән, фатирда 2,5 сәгатьләр булмавын, әйткән.
Балаларның өчесен, имчәк сабыеннан башкаларын, опека хезмәткәрләре әнисеннән алып киткән. Ялгыз ана бүген сабыйларын кире кайтару юлларын эзли.
Моның өчен аңа берничә шартны үтәү кирәк: яшәгән фатиры өчен бурычлардан котылырга, торакны тәртипкә китерергә һ.б. Күршеләре аның турында төрле фикердә: кайсы бик ачык, яхшы хатын, дисә, икенчеләре аның эчәргә яратуын яшерми.
Фото: materinsto.ru сайтыннан
Читайте нас: