Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 10:48

Барып җиттек: ашыгыч ярдәм машинасына ташланабыз...

Владивосток халкы ташлар атып, ашыгыч ярдәм машинасына һөҗүм иткән.

Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә. Полициягә ашыгыч медицина ярдәме табибы мөрәҗәгать иткән. Ул Гризодубова урамында билгесез кешеләр ашыгыч ярдәм машинасына ташлар ыргыткан, дип сөйләгән.
Бу булган урынга юл-патруль хезмәте килгән. Полиция хезмәткәрләре табиблар эшләгән вакытта хәвефсезлек тәэмин иткән, әмма җинаятьчеләрне тапмаган. Факт буенча тикшерү үткәрелми, диелә.
Урындагы басма мәгълүматлары буенча, дуслар компаниясе ашыгыч ярдәм чакырткан. Операторга алар белән булган кызның хәле начар, дип хәбәр итәләр. Табиблар килгәч, ир-атлар үзләрен агрессив тота башлый. Алар машинага ташлар аткан һәм алгы пыяланы ватканнар.
Фото: pixabay.com сайтыннан.
Читайте нас: