Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2019, 19:27

Барлык бәланең башы - аракыда

Хәйбулла районында яшәүче 64 яшьлек ир исерек баштан хатынын кыйнап үтерүдә гаепләнә.

Фаҗига буласы көнне ир белән хатын икәүләшеп исерткеч эчемлекләр куллана.
Рюмка артыннан рюмка бушатканда алар арасында низаг чыга, ир хатынын еш эчүдә, йортны тиешенчә пөхтәлектә тотмауда гаепли һәм, кызганнан-кыза барып, тукмый башлый.
Мескен ханымга нык эләгә, төнлә ул үлә. Ире аның вафатын йөрәк чире белән бәйле дип аңлатмакчы була, тик судмедэкспертлар бахырның нәкъ менә каты тукмалу нәтиҗәсендә үлгәнен дәлилли. Җаһил иргә үз гаебен танырга туры килә.
Аңа карата кузгатылган җинаять эше судка җибәрелгән.
Фото: avtoinsider.com сайтыннан
Читайте нас: