Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 11:08

Учалыдагы "канлы дүшәмбе"дә исән калган Зариф Хыйләҗев аңына килгән

Бүген аны Уфа табибларына китереп тапшырдылар.

Бу минутларда Куватов исемендәге Клиник дәваханә табиблары аның гомерен саклап калу өчен көрәшә, аның хәлен "тотрыклы авыр" дип билгелиләр.
13 гыйнвар көнне аны Учалы үзәк район дәваханәсенә китергәннәр. Мылтыктан ату нәтиҗәсендә, аның җилкәсе, кулы, үпкәсе, диафрагмасы, ашказаны яраланган булган.
Район хирурглары, травматологлары аңа 8 сәгать буена операция ясаган.
Әле ул аңына килгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан
Читайте нас: