Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 10:57

«Русия экология операторы» компаниясе төзелә

Президент Владимир Путин «Русия экология операторы» компаниясен төзү турындагы указга кул куйды. Ул илнең ачык-хокукый компаниясе формасындагы бердәнбер чүп-чар операторы булачак, дип хәбәр итә РБК.

Компанияне гамәлгә куючының функцияләре һәм вәкаләтләре Табигый ресурслар һәм экология министрлыгына йөкләтеләчәк. Компания каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын формалаштырырга, чүп-чарның кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зарарлы тәэсирен булдырмый калырга, шулай ук чүп-чар эшкәртүне контрольдә тотарга тиеш булачак.
Оператор калдыкларны үтилләштерү буенча норматив актлар проектларын эшләүдә катнашачак, чүп полигоннарына экспертиза үткәрәчәк, халыкара оешмалар белән килешүләр төзиячәк. Компания, шулай ук, калдыкларны эшкәртү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторларны җәлеп итәчәк, мондый проектларга дәүләт ярдәме программаларын эшләү һәм аларны финанслауны контрольдә тотачак.
Хөкүмәткә бер ай эчендә оператор Уставын һәм компаниянең Күзәтчелек советы турындагы положениене раслау йөкләтелде.
Быелдан оператор эшчәнлеге бюджеттан финансланачак. 2020 елның 1 гыйнварына кадәр власть каты калдыкларны исәпкә алуның бердәм һәм төбәк системаларын булдырырга тиеш.
Узган елның декабрендә Владимир Путин илдә 2024 елга кадәр ким дигәндә 200 чүп эшкәртү заводы төзү кирәклеге турында белдергән иде. Дәүләт башлыгы илдә калдыкларны эшкәртү проблемасы белән шөгыльләнмәүләрен, хәзер, сәнәгать үсеше һәм калдыкларның күләме арту сәбәпле, мәсьәләне хәл итүнең бик кискен торуын билгеләде.
14 гыйнварда Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чүп чыгару бәяләре хакында искә төшерде. Аның фикеренчә, шәһәр халкы өчен түләү 70 сумнан артмаска тиеш. Элек чүп чыгару системасы булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен 35 сумнан да артык түгел.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа коммуналь хезмәт өчен түләү кәгазьләре Башкортстан халкына 25 гыйнвардан тапшырыла башлаячак. Әмма шул ук вакытта идарәче компанияләргә яңача ысул белән түләү очраклары да бар.
"Кемдер акча алырга ашыга, күрәсең. Бу законга каршы килә, мондый хәлләрне без принципиаль рәвештә тикшерәчәкбез. Берәүгә дә зыян китерелмәсен өчен аларны рәхимсез туктатачакбыз. Мондый икеләтә түләүләр булмасын өчен мин моны аерым контрольгә алуыгызны сорыйм», - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: