Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 18:41

Рамир – 2019 елда тәүге сабый

Языково үзәк район дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә тәүге сабый 15 гыйнварында туган.

Авырлыгы 3 кг 53 гр, буе 52 см булган бәләкәй малай Благовар авылында яшәүче Оксана белән Илгиз Абдрахмановлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе улларына Рамир дип исем кушкан.

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә экстрен һәм планлы бала туу очраклары теркәлмәгән. Яңа ел алдыннан 27 декабрьдә Коб-Покровка авылында яшәүче Гыйндуллиннарның кызлары туган булган. Шунысы кызык, ул да гаиләдә өченче бала.

Аңардан соң 15 гыйнварга кадәр Языково район дәваханәсендә туучылар булмаган.

Яңа туган балаларны тәрбияләүче шәфкать туташы Роза Мидхәт кызы Вәлиева әйтүенчә, бәләкәч Рамирның да, әнисенең дә хәле яхшы, шушы көннәрдә алар шатланышып йортларына кайтачак.

Яңа ел бәйрәмнәрендә бала тудыру йортларының барысында да мондый тынлык булмаган. Яңа елның тәүге көнендә генә республикада 53 бала – 33 кыз һәм 20 малай дөньяга аваз салган.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: