Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 11:00

Полицейский пенсионерны коткарган

Башкортстанда бозлы суда батучы пенсионерны полицейский коткарган.

3 гыйнварда Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсе шәхси составы белән эшләү төркеме инструкторы, полиция лейтенанты Павел Зотов дачада гаиләсе белән бергә ял иткән вакытта кечкенә кызның кычкыруын ишетә.
Кыз бала картәтисенең суга егылып төшүен хәбәр итә. Полицейский вакыйга урынына ташлана. Ул, текә ярдан төшеп, бозлы судан 60 яшьлек пенсионерны тартып чыгара.
Бәхеткә, ир суда озак тормаган була. Полицейский аңа өенә кайтып җитәргә ярдәм итә. Пенсионер дәваханәгә барудан баш тарта.
Соңрак ул үзенең коткаручысына рәхмәт хаты яза. Полицейскийны идарә җитәкчелеге исеменнән бүләкләгәннәр.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: