Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2019, 10:51

“Кешеләр авыр чакта сезгә мөрәҗәгать итә”

Уфада Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Ул әлеге ведомство хезмәтенең никадәр мөһим булуын билгеләде һәм теләкләрен җиткерде. Аның фикеренчә, прокуратура хезмәткәрләре аерым кешеләр тормышындагы авырлыкларга, атап әйткәндә, хезмәт хакларын вакытында түләмәү, ятим һәм инвалид балалар хокукларын бозу, коррупциягә каршы көрәшкә җитди игътибар бирергә тиеш.
— Прокуратура алданган дольщиклар проблемасы белән ныклап шөгыльләнә. Соңгы елларда судларга акча урлау факты буенча 18 җинаять эше җибәрелгән. Былтыр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хокук бозулар буенча 30 җинаять эше кузгатылган. Соңгы елларда прокуратура органнары тарафыннан хезмәт һәм социаль законнарны үтәүне күзәтү көчәйтелгән. Нәкъ алар тырышлыгы белән 650 миллион сум күләмендә хезмәт хакы бурычы кайтарылган, — дип белдерде республика җитәкчесе.
Ул ялган алкогольгә һәм коррупциягә каршы көрәшне дә өстенлекле бурычлар арасында атады. Шулай ук, Прокуратураның үз сафларында чисталыкны, законлылыкны сакларга тиешлеген ассызыклады. Соңгы елларда гражданнарның прокуратура органнарына мөрәҗәгатьләре саны арта, бу исә халыкның ышанычы арту турында сөйли. Былтыр 45 мең мөрәҗәгать килгән, шуларның һәр бишенчесе буенча гражданнарның бозылган хокуклары тергезелгән.
Радий Хәбиров, җыелучыларны бәйрәм белән котлап, ведомство ветераннарына аерым рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тантаналы җыелышта республика прокуроры Андрей Назаровның чыгышы тыңланды. Чара прокуратура хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән матур концерт белән тәмамланды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: