Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2019, 11:17

Санлыга күчү авыр бара

1 гыйнвардан республика санлы телевидениегә күчте. Ләкин бу мәсьәләдә аңлашылмаган нәрсәләр күп әле.

Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белдерде.
Бүген республикада санлы телевидение бөтенләй яисә өлешләтә колачлый алмаган 1166 торак пункт исәпләнә, аларда 160 мең кеше яши. Күпчелеге Бөрҗән, Баймак, Белорет, Зилаер һәм Зианчура районнарында урнашкан. Кайбер урыннарга сигнал килеп җитми яисә иске модельле телевизор аны тота алмаска мөмкин. Һәр очракта да хәлдән чыгу юлы бар. Моның өчен махсус антенна яисә приставка-кушымта, яки юлдаш корылмасы комплекты сатып алырга туры киләчәк. Борис Николаевич белдерүенчә, бу очракта аз тәэмин ителгән гаиләләргә дәүләт ярдәме каралган. Шушы максатларга резерв фондыннан 275 миллион сум акча бүленәчәк. Әлегә республикада санлысы белән беррәттән аналог телевидение дә эшләп килә. Ләкин 3 июньдә ул туктатылачак.
— Бу бик кирәкле реформа һәм монда утырган югары белемле кешеләр аны аңлый. Ләкин Белореттагы әбекәйгә бу яңалыкның асылын һәм максатын аңлатырга кирәк булачак, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Агентлык җитәкчесе бу эшкә волотерларны җәлеп итәчәкләрен һәм һәркем үзен кызыксындырган сорауга РТРС сайтында җавап таба алуын белдерде.
Фото: телевопрос.ру
Читайте нас: