Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2019, 11:20

Хәмер нәрсәгә китерә?

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика парламенты исеменнән Учалыдагы фаҗигадә һәлак булганнарның туганнарының авыр кайгысын уртаклашты.

– Бу хәл бөтен республиканы тетрәндерде. Мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, – диде ул. – Минем урынбасарым Эльвира Аеткулова бу хәлне урында өйрәнү өчен әлеге вакытта Учалыда. Безнең төп бурыч – зыян күрүчеләргә оператив ярдәм күрсәтү. Фаҗига корбаннарының өч гаиләдә 7 баласы ятим калды. Беренче чиратта, аларны урнаштыру, матди һәм психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тора. Әлеге вакытта дәваханәдә булган зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен барысын да эшләргә кирәк.
Константин Толкачев ассызыклавынча, фаҗига сәбәпчесе үзен-үзе җәзага тарттырса да, бу хәл җентекле тикшерүне таләп итә.
– Моңа бәйле гаиләдә җәберләүне кисәтү мәсьәләләре беренче планга чыга. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның эчкечелеккә каршы көрәш буенча комплекслы программа булдыру турындагы башлангычын тулысынча хуплыйм. Шулай ук, корал әйләнешен тыю һәм аңа катгый контроль булдыру кирәк. Килеп туган хәл күпсанлы сораулар тудыра. Мәсәлән, психик тайпылышлары булган кеше корал белән файдалануга ничек итеп рөхсәт алган. Кызганычка каршы, андый белешмәләр формаль рәвештә генә бирелә. Нәтиҗәдә – чираттагы фаҗига.
Мәгълүм булуынча, Учалы авылында бер ир өч кешене атып үтерә һәм үзен-үзе юк итә. Иртән иртүк полиция бүлегенә Мәктәп урамындагы атыш турында хәбәр килә. 13 гыйнварда 34 яшьлек ир исерек хәлдә хатыны белән ачуланыша. Хатыны үз гомере өчен куркып күршеләренә кереп кача.
Җинаятьче күршеләргә мылтык күтәреп килеп керә һәм аларга һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, күрше яралана, аның хатынынның гомере өзелә, икенче күршесе, шулай ук, яралана.
Зыян күргән ике ир дә дәваханәгә озатыла. Табиблар күргән чараларга карамастан, аларның берсе вафат була.
Соңыннан ир хатынын үтерә һәм үзенә-үзе кул сала.
Фото: Интернет челтәреннән алынды
Читайте нас: