Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2019, 11:13

Бер ел элек хатынын җирләгән, кызын да кабергә салачак

Борай-Иске Балтач юлындагы һәлакәт турында язган идек инде. Анда гомере өзелгән 11 яшьлек кыз баланың кем булуы ачыкланды.

Иске Тазлар авылында яшәгән бу кыз 5нче сыйныфта тик "бишле" билгеләренә генә укыган, гаиләдә өченче бала булып үскән. Бер ел элек аның әнисе авыр чирдән вафат булган. Әтисе янә өйләнгән, үги әниләре балаларга яхшы мөнәсәбәттә иде, ди танышлары.
Бу көнне алар өчәүләп юлга чыккан булган. Кышкы юлда каршыга килүче машинага килеп бәрелгәннәр. 11 яшьлек кыз шунда ук һәлак булган, аның әтисе һәм үги әнисе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.
Әлегә автомобиль һәлакәтенең сәбәпләре ачыкланып бетмәгән.
Фото: "Комсомольская правда" сайтыннан
Читайте нас: