Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:32

Йорттан кирпеч килеп төшкән

Бүген Уфаның Дим районы Дагыстан урамындагы 12нче йорт фасадыннан кирпеч килеп төшкән.

Хәлне тикшерү өчен комиссия оештырылды. Анда Дәүләт торак инспекциясе һәм район прокуратурасы вәкилләре катнашты.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә белгечләр хәлнең халык өчен куркыныч тудырмавын ачыклады.
Якын арада подрядчы оешма җәлеп ителеп, Торак файдалану идарәсе хезмәткәрләре фасадны тышкы яктан каплау белән шөгыльләнәчәк.
Әле йорт тирәсе киртәләп алынган. Зыян күрүчеләр хакында мәгълүмат юк. Хәлнең сәбәбе ачыклана.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: