Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:45

Йорт әрләне өчен дә салым түли башлаячакбыз икән!

Башкортстан йорт хайваннарына мәҗбүри рәвештә чип куелырга тиешле төбәкләр исемлегенә кертелгән. Бу хакта төбәкнең ветеринария хезмәте хәбәр итә.

Әлеге яңалыкка ярашлы, хәзер чип мөгезле эре терлеккә генә түгел, эт-мәче, хәтта йортта асралучы вак кимерүчеләргә дә (мисал өчен, йорт әрләне) куелырга тиеш.
Моңа кадәр бу ирекле эш иде. Әйткәндәй, бер чип 500 сум тора. Йорт хайванының. чиплаштырылганнан соң, электрон паспорты булдырылачак һәм аның хуҗасы салым түли башлаячак.
Фото: petstime.ru сайтыннан.
Читайте нас: