Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:30

Учалыдагы фаҗигадә танылган ханым һәлак булган

Бүген Учалыда һәлак булучыларның берсе - Гөлнара Х. (исеме үзгәртелде) танылган кеше булган.

Уфа сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, тамада булып эшли, туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәр үткәрә, матур җырлый, дип хәбәр итә авылдашлары. Барысы да бу вакыйгадан шок хәлендә һәм гаиләнең кайгысын уртаклашалар.
"Ышанырлык түгел! Алар шундый матур пар, тату гаилә булдылар", - дип яза социаль челтәрләрдә Учалы халкы.
Һәлак булган хатынның 7 яшьлек кызы һәм 3 яшьлек улы калган. Ире реанимациядә.
Исегезгә төшерәбез, бүген Учалыда коточкыч булган. Хатынын көнләгән исерек ир мылтык белән күршеләренә керә. Башта Гөлнараны атып үтерә, ирен җәрәхәтли, икенче күршеләренә кереп, полиция хезмәткәрен үтерә. Соңыннан җинаятьче хатынының һәм үзенең гомерен өзә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: