Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 18:46

Терещенколарның үз йорты булачак

Иске Сынны авылында яшәүче дүрт бала әнисе Гөлназ Терещенко Яңа елны күтәренке кәеф белән каршы алды.

Моның сәбәбе яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре генә түгел, шушы көннәрдә аңа йорт төзү өчен социаль түләү алуга таныклык, икенче төрле әйткәндә, “РФ гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” федераль максатлы программасы буенча кире кайтарылмый торган субсидия тапшырдылар. Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов аңа әлеге документны тапшырып, гаилә иминлеге һәм планнарының тормышка ашуын теләде. Терещенколар гаиләсе өчен бу мөһим һәм шатлыклы вакыйга.

— Субсидия алуга чиратта озак торырга туры киләмде. Болай тиз булыр дип уйламаган да идек. Шунысы яхшы, дәүләт күпбалалы гаиләләр турында сүздә түгел, ә гамәлдә хәстәрлек күрә, чөнки торак мәсьәләсе күпчелек гаиләләр өчен иң мөһиме булып кала. Торак төзүне үз акчаңа гына башкарып булмый, — ди Гөлназ. — Әле без балалар белән әниемдә яшибез. Дәүләт ярдәме алгач, башлаган төзелеш эшен җәйгә тәмамларбыз дип ышанабыз.

Уллары Станислав белән Тимур бу яңалыкка әниләреннән ким куанмый, алар һәркайсының үз бүлмәсе булачак зур йорт турында күптән хыяллана. Кечкенә Самира һәм Мәдинә вакыйганың җитдилеген аңламый әле, әмма, өлкәннәрнең шат йөзләренә карап, алар да ихлас куана.

Былтыр районда мәгълүм федераль максатлы программа буенча торак төзүгә 13 гаилә җәмгысы 14 млн. 584 мең 500 сумлык кире кайтарылмый торган субсидия алган.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: