Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:39

Русия - акыллылар иле

“РИА Новости” хәбәр итүенчә, “Vouchercloud“ порталы Русияне дөньяда иң акыллы илләр унлыгына керткән.

Тикшерүчеләр 25 “иң акыллы дәүләт” исемлеген төзегән. Алар Нобель лауреатлары, халыкның уртача интеллект дәрәҗәсе һәм мәктәптә укучылар өлгерешенә нигезләнеп эш иткән. Рейтинг төзүчеләр бу мәгълүмат илнең интеллектуаль үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген күзаллау мөмкинлеге бирә дип аңлата.
Акыллы илләр рейтингында Русия алтынчы урынны били. Нобель премиясе алучылар саны буенча лидерлар сигезлегенә эләккән, ә мәктәптә белем дәрәҗәсе буенча – алтынчы. Русия халыкның интеллект дәрәҗәсе буенча исемлекнең 32 урынында.
Беренче бишлектә - Япония, Швейцария, Кытай, АКШ һәм Голландия.
Фото: "РИА Новости" сайтыннан
Читайте нас: