Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:26

Нефть эшкәртү заводында янгын

Уфа нефть эшкәртү заводында янгын чыккан. Диспетчерга бу хакта 11.10 сәгатьтә хәбәр килгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын 12дә - 100 квадрат метр мәйданда, 12.20дә тулысынча сүндерелгән.
Фаҗига урынына 76 кеше һәм 24 берәмлек техника, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 19 хезмәткәр һәм 6 берәмлек техника юнәлтелгән.
Тикшерү эше башланган. Янгын сәбәбе ачыклана.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: