Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:36

Министр Учалыдагы канлы фаҗига урынында булды

Учалы районындагы фаҗигадә һәлак булучылар арасында полиция майоры да бар.

Әлеге вакытка билгеле булуынча, бер гаиләдә гауга чыга. Хатыны, ярсыган иреннән куркып, күршеләренә кереп кача. Алар - Гөлсөя белән Зариф Хыйләҗевлар - республика халкына "Башкорт җыры" һәм "Баек" проектлары буенча яхшы таныш. Зариф - "Баек" конкурсының Гран-при иясе, Гөлсөя - "Башкорт җыры" лауреаты.
Хатыны артыннан Хыйләҗевларга мылтык күтәреп ир бәреп керә. Ул шундук Зариф белән Гөлсөягә төзәп атып җибәрә. Хатын шул урында җан бирә, Зариф әле реанимациядә.
Күзе тонган ир икенче күршесенең дә гомерен кыя. Анысы полиция майоры булып чыга.
Аннары ул хатынын атып үтерә һәм үз-үзен юк итә.
Менә шундый коточкыч хәл. Бер исерек никадәр кайгы китерде, ничә баланы ятим калдырды.
Вакыйга урынына республиканың эчке эшләр министры Роман Деев килгән. Тикшерү дәвам итә.
Фото: "Фейсбук"
Читайте нас: