Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 18:58

Клубны ремонтлау өчен тавыш бирделәр

Районда Урындагы башлангычларга ярдәм программасы уңышлы эшләп килә. Аның аркасында авылда яшәүчеләр торак пунктлар биләмәләрен төзекләндерү мөмкинлегенә ия булды.

2014 елдан башлап авыл биләмәләрендә көнүзәк проблемалар күзгә күренеп хәл ителә – юллар ремонтлана, искерә төшкән биналарга яңа төс бирелә, балалар өчен уен мәйданчыклары куела һәм башка өлгереп җиткән мәсьәләләр буенча “боз урыныннан кузгала”.

Яңа елда әлеге программа буенча иң беренче җыелыш Каргалы авыл биләмәсендә үткәрелде. Анда район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Т.Ф.Мостаев катнашты. Түбән Каргалы авыл мәдәният йортында авыл биләмәсендә иң көнүзәк проблеманы сайлау, аны өстәмә финанслау мәсьәләсен хәл итү һәм инициатив төркем булдыру өчен иң активлар җыелган иде.

Кичектергесез хәл кылуны таләп итүче проблемалар арасыннан Түбән Каргалы авыл мәдәният йортын ремонтлау һәм Югары Каргалы төп гомум белем бирү мәктәбендә тәрәзәләрне алыштыру телгә алынды.

1976 елда төзелгән авыл мәдәният йортының түбәсе бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Яңгыр яуганда түбәдән су үтә. Шул сәбәпле түшәм плитәләре саргаеп беткән. Күпме генә җылытсаң да, анда салкын. Бинаның тышкы ягы да яңартуны таләп итә.

— Авылның уртасында урнашкан мәдәният йортын авыл биләмәсенең йөзе дип атарга мөмкин. Ул начар хәлдә булу сәбәпле, анда зур чаралар үткәрә, танылган артистларны чакыра алмыйбыз. Дөрес, монда бик күп эшләр башкарырга кирәк. Әмма без, тәү чиратта, Урындагы башлангычларга ярдәм программасына таянып, бинаның түбәсен алыштырырга һәм алгы ягын ремонтларга планлаштырабыз, — диде авыл биләмәсе башлыгы И.Р.Ишбулатов, җыелучылар алдында чыгыш ясап.

Җыелышка килүчеләр аны бертавыштан хуплады һәм Түбән Каргалы авыл мәдәният йортын ремонтлау өчен тавыш бирде.

Мәгълүм программаның әһәмияте шунда, гомум эшкә авыл халкы да үз өлешен кертә. Таләп ителгән сумманың байтак өлеше республика бюджеты, шулай ук муниципаль берәмлек исәбенә каплана, спонсорлар ярдәм күрсәтә, шул рәвешле күмәк көч белән проблема хәл ителә.

Каргалылылар сайлаган мәсьәлә буенча проект суммасы 1 млн. сумга басачак. Җыелышта һәр ихатадан 700 сум җыярга дип сөйләшеп килештеләр, ягъни субсидиянең гомум суммасыннан 15%ын халык түләячәк. Әлеге процессны биш кешедән торган инициатив төркем үз контроленә алды.

Урындагы башлангычларга ярдәм проекты аркасында тәү карашка мөмкин булмастай тоелган эшләр дә чынга ашуын бик күп мисалда күрдек инде. Чөнки муниципаль берәмлекләрдә урын тоткан күп кенә көнүзәк проблемаларны хәл кылу, иң беренче чиратта, авылларда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Күмәкләгән яу кайтарган дип юкка әйтмиләр бит.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: