Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:35

Борайда юл һәлакәтендә 11 яшьлек бала гомере өзелгән

Бүген Борай районында юл һәлакәтендә 11 яшьлек кызның гомере өзелде. Фаҗига 16 сәгать тирәсендә Борай-Балтач юлының 6нчы километрында була.

44 яшьлек ир идарә иткән "Chevrolet Lanos" һәм руль артында 42 яшьлек Тәтешле кешесе булган "Лада Веста" бәрелешә. Нәтиҗәдә "Chevrolet" янып китә.
Машина эчендәге 11 яшьлек кыз һәлак була. Аның 40 яшьлек әтисе һәм 40 яшьлек пассажир хатын җитди җәрәхәтләр ала.
"Лада" пассажирлары - 10 яшьлек кыз белән әнисе һәм водитель шулай ук дәваханәгә озатылган.
Вакыйга урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: