Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 14:11

Башкортстан җитәкчесеннән Яңа ел бүләге нинди булган?

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров район хакимияте җитәкчеләренә Яңа елга үзенчәлекле бүләкләр ясаган.

Бу хакта Күмертау шәһәре мэры Борис Беляев үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә укучылар белән уртаклашты.
"Яңа елда бүләкләр алу һәрвакыт күңелле. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбиров тапшырган бу бүләккә бик тирән мәгънә салынган. Бүген түрәләр нинди бүләкләр белән алмашырга тиешлегенә яхшы мисал. Мондый бүләк уйланырга һәм проблемага тагын бер кат игътибар итәргә этәрә дип саныйм, — дип яза Борис Беляев. - "Үзенчәлекле балалар" авыру балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фондыннан балалар фотолары белән календарь - менә ул республика җитәкчесенең бүләге. Һәр бала аеруча кайгыртуга һәм җәмгыятьтән ярдәм алуга хокуклы. Безнең шәһәрдә шулай ук үзенчәлекле балалар яши һәм аларның сәламәтлеге торышы бездән зур игътибар таләп итә. Хөрмәтле ата-аналар, мин Сезнең белән аралашуга әзер һәм ачык. Сез һәрвакыт шәхсән үземә мөрәҗәгать итә аласыз һәм без проблемаларны бергәләп хәл итәчәкбез".
Фото: Борис Беляевның социаль челтәреннән
Читайте нас: