Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2019, 18:54

Авылыбыз язмышы өчен җан атып

Менә тагын бер елның ишеген ябып, яңасына аяк бастык. Бу мәлдә кеше үткәннәргә йомгак ясый, тегесен барлый, монысына бәя бирә. Хәтер җебен сүткәндә хәл-вакыйгаларның җанны борчыган, көенеч китергәннәрен түгел, киресенчә, күңелгә күбрәк шатлык, рәхәтлек бирә торганнарын искә алабыз.

Ә уңышларыбыз, яхшы эшләребез байтак бит. “Яхшы эшләр” дигән төшенчә артында никадәр кешенең фидакарь хезмәте ята. Мин бу очракта акчалата файда алмыйча, йөрәк кушуы буенча авыл халкы өчен игелекле эшләр кылган кешеләр турында сөйләргә телим.

Минем туган авылым Кашкалашада алар бик күп. Андыйларның көннән-көн арта бару тарихы да кызыклы. Бер-ике ел элек авылы, халкы язмышы өчен борчылып, күптән аңа үзгәреш кертергә, яңа сулыш өрергә теләгән бер төркем кешеләр “инициатив төркем” төзеп, үзләренең эшен башлап җибәрде. Алар арасыннан Рәүф Исламов, Рәмзил Әбсәламов, Гафур Бәхтияров, Рафаэль Кунафин, Тәслимә Кунафина, Рәзидә Бикметова, Рәшидә Бикмәева, Рида Алмаева, Рәшит һәм Сәнидә Маннановлар, Фәнил һәм Римма Хөсәеновларны аерым билгеләп үтәсе килә. Авылда салынырга тиешле дуңгызчылык комплексын булдырмау өчен алар гаять күп эш башкарды. Көнне төнгә ялгап, төрле инстанцияләргә язып, җыелышлар үткәреп, култамгалар җыеп йөрүләре аркасында гына бу мәсьәлә уңай хәл ителде дияргә була. Бу эштә, шулай ук, Ольга Дунец та саллы ярдәм күрсәтте.

Шул чордан алып төркем тарафыннан авыл хакына бихисап эш башкарылды. Зиратларны, авыл урамнарын, елга буйларын тәртиптә тоту, карт-корыларга ярдәм күрсәтү, бәйрәмнәрдә олыларга, аз тәэмин ителгәннәргә бүләкләр тарату, авыл егетләрен армиягә хөрмәтләп озату кебек эшләрне авылның активистлар төркеме тулысынча үз кулына алды. Кашкалаша мәктәбенә 100 ел тулуга багышланган чараларны үткәрүдә дә алар башлап йөрүчеләрдән булды. Мәктәп, авыл тарихына кагылышлы байтак материалларны туплау, системага салу эшендә дә читтә калмадылар.

Халык хәтеренә уелып калган аеруча истәлекле берничә вакыйганы санап үтәсе килә. Аларның берсе – 2017 елның җәендә Кашкалаша авылында беренче тапкыр уздырылган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме. Аны үткәрү эшен тулысынча дип әйтерлек инициатив төркем үз өстенә алды. Эчтәлекле концерт программасын халык алдына чыгару авылдашыбыз, җырчы Айнур Такиуллиннан башка мөмкин булмас иде. Бәйрәмне үткәрүгә, шулай ук, Азат Ногыманов, Айрат Галиуллин да зур өлеш кертте. Авылыбызда туып үскән, бүгенге көндә Чишмә районында яшәүче эшкуар Хәлил Бикмәев шактый зур матди ярдәм күрсәтте. Әлбәттә, бу эшләрдән авыл биләмәсе хакимияте дә читтә калмады, мөмкин кадәр булышлык күрсәтте.

Оештыру эшләре барышында шактый зур әзерлек, тырышлык таләп иткән чаралар арасыннан авылыбыздагы олы яшьтәге абый-апаларга “Сугыш чоры балалары” медален тапшыру тантанасын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Ул Кашкалаша мәчетендә 4 этапка бүлеп үткәрелде. Инициатив төркем сугыш афәтенең тылдагы авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән бер генә кешене дә онытмаган иде. Чара бәйрәмгә килгән халык күңелендә җылы тәэссоратлар калдырды. Апалар, абыйлар, көндәлек мәшәкатьләреннән арынып, чәй табыны артында үзара аралашып, тәэссоратлары белән уртаклашып утырдылар. Бу эштә башлап йөрүчеләр Рәмзил Әбсәламов, Рәүф Исламов, Михаил Бикмәев булды.

Авылларда экология мәсьәләсе, бигрәк тә чиста су проблемасы, кискен торганда, авыл биләмәсе хакимияте түгел, шушы ук активистлар инициатива күрсәтте. Күптәннән бурасы искергән, суы болганчыкланган, халык арасында “Фәнәс коесы” дип йөртелгән коены тазарту, тирә-ягын чистарту эшендә аларга авылдашларыбыз Рим Исламов, Зиннур Мәкъсүтов, Рим Ногыманов ярдәмгә килде. Күпме көч түгеп төзекләндерү эшләре башкаруларына карамастан, коега бара торган юл һаман да начар хәлдә кала, яңгырлар вакытында үтәрлек тә түгел. Шулай да безне авыл биләмәсе хакимияте, бу хәлне күреп, булышлык итәр, юлны тәртипкә китерер дигән ышаныч ташламый. Күпме кешенең күңел кушуы буенча башкарылган хезмәте җирдә ятып калмасын иде.

Авыл мәчетен яңарту, анда укулар оештыру, дини бәйрәмнәр үткәрү кебек соңгы вакытта даими төс алган вакыйгаларны күреп күңел шатлана. Бу эштә, элекке тынгысыз затлардан тыш, Рәсимә Такиуллина, Рәзифә һәм Дамир Ильясовлар да теләп катнаша. Бу җәйне дә алар мәчет тирәсен гөлбакчага әйләндерде. Әйтергә кирәк, мәчетнең яңа имам-хатыйбы Әхәт Әхмәров халык арасында тиз арада үз кешегә әйләнде. Аның абруе дини йолаларны җиренә җиткереп башкару осталыгына гына кайтып калмый, ул үзенең кешелек сыйфатлары буенча да күпләрдән аерылып тора.

Менә шундый тормыш белән яши авылым. Аның тышкы матурлыгын тирә-як мохит, табигать билгеләсә, эчке гүзәллеге исә халкының гамәлләрендә чагылыш таба. Яңа 2019 елда активистлар башлаган игелекле гамәлләр башкалар өчен дә үрнәк булыр, аларның гражданлык позициясен үстерер дип ышанасы килә.

Альмира Ногыманова. Уфа шәһәре.