Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:13

Үзенчәлекле балалар шатлансын!

Башкортстанда һәр муниципалитетта үзенчәлекле балалар өчен Яңа ел чыршылары оештырылачак. Башкортстан опера һәм балет театрында үткән "Аксаков чыршысы"нда республика җитәкчесе шул хакта белдерде.

- Бездәге 63 хакимият башлыгы белән дә килештек, үзенчәлекле балалар, ата-аналары хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның балалары өчен чыршы бәйрәмнәре оештырылачак, - диде республика җитәкчесе. - Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Республикада чит, ташланган балалар булырга тиеш түгел. Аларга ярдәм итеп, безнең күңелебез чистара".
Радий Хәбиров хәйрия форматындагы тагын бер чара үткәрү тәкъдим итте - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Принцессалар балы". Анда күп вакытын дәваханәдә үткәрергә мәҗбүр сабыйлар үзләрен әкияттәгедәй бәхетле тоярга тиеш.
Республика җитәкчесе бәйрәмнең меценатлары һәм кунаклары белән очрашты.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: