Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:37

Ялган хәмер кабергә илтә

Белорет районында полиция хезмәткәрләре контрафакт алкоголь складын ачыклаган.

33 яшьлек ир гаражында ике мең шешә ялган аракы, 200 шешә коньяк һәм кечкенә 400 шешә спиртлы антисептик саклаган.
Спиртлы эчемлекләрнең лицензиясе булмаганлыктан, полицейскийлар аларның барысын да конфискацияләгән.
Экспертлар гомум хакы 470 мең сумнан артык булган хәмернең таләпләргә туры килмәвен билгели. Гараж хуҗасына карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: Donday.ru
Читайте нас: