Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:14

Яңача эшләүгә күчү елы

Беренче гыйнвардан республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү реформасы гамәлгә ашырыла башлады. 2019 ел - яңа эш системасына күчү елы.

Ел ахырына кадәр муниципалитетлар төбәк операторлары белән берлектә калдыклар җыю өчен контейнер мәйданнарын булдыру буенча мөмкин булганның барысын эшләргә тиеш.
Республика гражданнары өчен коммуналь хезмәтләргә түләүдә социаль ярдәм каралган.
Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторлары эшчәнлеге, килешүләр төзү, түләүләр хакындагы мәгълүматны "кайнар элемтә" телефоннары буенча алып була.
1нче зона - Уфада "Шәһәрне чистарту буенча махсус хуҗалык" предприятиесе - 8 800 775 77 61; 8 800 347 80 03.
Уфа шәһәрен, Архангель, Балакатай, Благовар, Благовещен, Дуван, Иглин, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа, Чишмә районнарын хезмәтләндерә.
2нче, 4+ зоналары - "Дюртюлимелиоводстрой" җәмгыяте - 8 800 511 84 20.
Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрен, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнарын хезмәтләндерә.
3нче зона - "Эко-Сити" җәмгыяте - 8 800 700 49 00.
Күмертау, Салават, Стәрлетамак шәһәрләрен, Әбҗәлил, Авыргазы, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнарын хезмәтләндерә.
4нче зона - "Экология-Т" җәмгыяте - 8 800 250 01 85.
Октябрьский шәһәрен, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Чакмагыш, Шаран районнарын хезмәтләндерә.
Фото: РИА Башкирия
Читайте нас: