Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:27

ВИЧ-инфекция таратучыны рәшәткә артына озаттылар

Кеше гомере белән "шаярганы" өчен аңа зыян күрүчеләргә әхлакый компенсация дә түләргә туры киләчәк.

Уфа шәһәрендә 37 яшьлек ир-егетнең, интернет аша хатын-кызлар белән танышып, аларга аңлы рәвештә ВИЧ-инфекция йоктыруын язып чыккан идек инде. Суд аны бу гамәле өчен 6 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм зыян күрүчеләрнең һәркайсына 500әр мең сум акча түләтү турында карар чыгарды.
Мәгълүм булуынча, ирнең авыру булуы 2012 елда ачыклана. Ул диагнозы билгеле булганчы - өч, ә 2013-16 еллар эчендә инде аңлы рәвештә янә өч хатын-кызга иммунодефицит вирусы йоктыра.
Фото: Test-mobil.ru
Читайте нас: