Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:22

Ришат Төхвәтуллин сериал төшерә

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның яңа клибын күрдегезме? Һәрвакыттагыча, шәп төшерелгән. Ләкин, күпләр фикеренчә, сюжеты аңлашылып җитмәгән кебек.

Баксаң, моның сере бар икән. Клипны аңлыйсың килсә, "Ютуб"та җырчының рәсми каналына кереп, элегрәк төшерелгәннәрен карарга кирәк.
Ул аларны сериал итеп төшерергә булган. Клиплар бер-берсе белән бәйләнгән һәм, чыннан да, әгәр беренче сериядән алып карасаң, аларда ике кешенең кавышуы турындагы бер сюжет барлыкка килә.
Бу бик үзенчәлекле һәм кызыклы идея! Ришат, маладис, гел эзләнүдә.
Фото: "Ю-туб"
Читайте нас: