Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:38

Мәсхәрәләнгән кыз 30 миллион сум таләп итә

Уфада полицейскийлар тарафыннан дознаватель кызны көчләү белән бәйле хәлне тикшерү дәвам итә. Алга барган саен, буталыш-чуалчыклар арта гына сыман.

Гаепләнүчеләр ягыннан адвокатларның - тикшерү барышына, ә тикшерүчеләрнең соңгыларына сораулары күп.
Экспертиза әзер булса да, нәтиҗәләрен яңгыратырга ашыкмыйлар. Фикерләр төрле: кемнәрдер кыз ягында булса, кемдер полицейскийларны яклый.
Шунысы да билгеле: кыз үзен мәсхәрәләүчеләрнең һәрберсеннән унар миллион сум акча таләп итә. Адвокатлар бу санны нык күпсенә. Алай гына да түгел, алар гаепләнүчеләрне бөтенләй аклау яклы.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: