Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2019, 16:35

“Аксаков чыршысы” сабыйларны сөендерде!

Кичә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында хәйрия тамашасы узды.

Республикада беренче тапкыр үткәрелүче бу төрдәге чыршы бәйрәменә интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүче, реабилитация үзәкләрендә сәламәтлеген ныгытучы, күпбалалы аз тәэмин ителгән һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары гаиләләреннән 300гә якын бала чакырылган иде.
Уфа шәһәренең Киров районы хакимияте, опера һәм балет театры җитәкчелеге тәкъдиме белән үткәрелгән әлеге социаль бәйрәм Аксаков халык йортындагы меценатлык традицияләрен яңарту максатыннан оештырылды. Анда бөтен дөнья күләмендә билгеле балалар табибы, фәнни-тикшеренү инсти­туты­ның ашыгыч балалар хи­рургиясе һәм травматологиясе президенты Леонид Рошаль, рес­публиканың беренче ледие – Каринэ Хәбирова, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков катнашты.
Чыршы бәйрәме фойеда, Кыш бабай, Карсылу һәм әкият геройлары катнашлыгында, кызыклы театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Грек залында балалар театр артистлары, бәйрәмнәр агентлыгы һәм курчак театры аниматорлары белән бергәләп уеннар уйнады, җырлады, биеде. Ә тамаша залында “Голос. Перезагрузка” проекты финалчысы Рушана Вәлиева кызлар һәм малайларны моңлы җыры белән әкияти сәфәргә чакырды.
– Сезне Чыршы бәйрәмендә күрүебезгә бик шатбыз. Бүгенге якты хис-тойгылар, йөзегездәге нурлы елмаю һичкайчан сүрел­мәсен. Ә без, өлкәннәр, сезгә ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер! ­– диде тантаналы чараны ачып, Каринэ Хәбирова.
“Аксаков чыршысы”нда илебездә балалар сәламәтлеге өчен күп көч салучы табиб Леонид Рошальнең дә катнашуы чараның әһәмиятен тагын да арттырды. Күренекле табиб мондый зур бәйрәмнәргә бик сирәк чыга алган балалар белән бергәләп Яңа ел җырын башкарды, аларга изге теләкләрен җиткерде.
– Бу залда төрле яшьтәге балалар җыелган. Без сезнең тормышны бәхетле итү өчен тырышабыз. Сез дә, үскәч, менә шундый мәрхәмәтле гамәлләрне кабатларсыз дип ышанабыз, – диде Леонид Михайлович.
Ә аннары балаларга “Очучы кораб” музыкаль әкияте күрсәтелде һәм бүләкләр тапшырылды.
Читайте нас: