Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2019, 11:12

Руда төялгән 14 вагон ауган...

Башкортстан чигендә йөк поезды рельслардан чыккан.

Бүген иртәнге 6:45 сәгатьтә республика чигендә, Абдулла - Сарайгыр кичүендә, 2482 санлы йөк поездының 17 вагоны рельслардан чыккан.
Аларның 14е ауган. Вагоннарга руда төялгән булган.
Тимер юлында килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана, урында тикшерү комитеты эшли. Бәхеткә, бәла-каза күрүчеләр юк.
Фото: UFA1.RU
Читайте нас: