Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2019, 19:18

Күңел җырлый, күңел канатлана...

Раштуа бәйрәмен балалар ел саен көтеп ала. Шулай булмыйча, күпме могҗиза, күпме тылсым вәгъдә итә, күпме бүләкләр алып килә бит ул!

Башка укучылар ял иткән бер вакытта Языково авылындагы чиркәү каршында оештырылган Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар, Раштуа иртәсендә уңышлы чыгыш ясау өчен, көн саен диярлек репетициягә йөрде. Һәм, әйтергә кирәк, биредә эшләүче тәҗрибәле педагоглар һәм җитәкчеләр кул астында тәрбияләнүчеләрнең тырышлыгы бушка булмады. Ирина Францевна Пержинская җитәкләгән өлкән төркем балалары – “Раштуа тарихы”, ә Галина Петровна Чистоедова белән Людмила Михайловна Григорьева укыткан кече төркемгә йөрүчеләр “Бәләкәй шәмнәр” спектаклен күрсәтте. Чараны музыкаль яктан бизәүдә һәм биюләр куюда Наталья Геннадиевна Лаврентьева зур хезмәт салды.

7 гыйнвар, Иисус Христосның туган көнендә, үткән чарага исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары, туганнары килде. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Илшат Гыйльванов, Алсу Ишметова, Эрик Сафарян да (җит. Г.Х.Колинченко) концерт номерлары белән чыгыш ясады. Раштуа көнендә Покров чиркәвендә төрле милләт, төрле мәктәп балалары җыелуы нинди күңелле. Аларны Мәхәббәт, Шәфкатьлелек, Ярдәмчеллек кебек изге төшенчәләр берләштерә.

Иртә ахырында Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә һәм бәйрәмдә актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Икенче көнне өлкән төркем Первомайский приютында тәрбияләнүче балаларга спектакль күрсәтте, андагы малай-кызларга да Якшәмбе мәктәбеннән бүләкләр әзерләгәннәр иде.

Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: