Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2019, 11:17

Гай һәм Куандык Башкортстанга кушылырмы?

Әйе, Интернет киңлекләрендә шундый хәбәр йөри. Кайбер җәмәгатьчелек хәрәкәтләре вәкилләре Ырынбур өлкәсендәге Гай һәм Куандык районнарын Башкортстанга кушарга кирәк, дигән фикердә.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка шундый тәкъдим җибәрелгән.
Быел Башкортстанның Ырынбур өлкәсе белән чикләрен билгеләү планлаштырыла. Әлеге территорияләр элек БашССРның Үсергән һәм Зилаер кантоннарына кергән булган. Бу төбәкләрдә әле дә татар, башкорт халкы күпләп яши. Кызганычка каршы, бүген анда телләрне һәм мәдәниятне саклау өчен шартлар юк дәрәҗәсендә.
1925 елга кадәр Башкортстан Казахстан белән чиктәш, ә Ырынбур Казахстанның башкаласы булган. Бәлки, кемнәрдер тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндереп җибәрергә җыенадыр?
Фото: Урал56.ру
Читайте нас: