Уфа-Инҗәр-Белорет юлында «Ниссан Жук» һәм «Исудзу» йөк фургоны бәрелешкән. Җиңел машинаны йөртүче хатын һәлак булган.
«Исудзу» йөк фургонын йөртүче, Кушнаренко районыннан 31 яшьлек ир күпсанлы каты җәрхәтләр алган һәм дәваханәгә озатылган .
Әлегә авария сәбәпләре билгесез, фаҗига урынында полиция хезмәткәрләре эшли.