Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:33

Петарданы... авызында шартлаткан

Яңа ел бәйрәмнәрендә кемнәр ниләр генә кыланмый! Бу кадәр ял көннәрен ничекләр итеп үткәрмәк кирәк соң!

Күгәрчен районының Морак авылында 30 яшьлек берәү петардалар аттырып рәхәтләнгән.
Ләкин бу шөгыль дә иртәме-соңмы туйдырган моны. Шуннан соң бу акыллы баш бер петарданы авызында шартлатырга булган.
Моның белән кемгә нәрсә дәлилләсе килгәндер, билгесез, әмма петарда "подводить итмәгән", авызда шартлаган.
Фейерверк әллә ни шаккатыргыч булмаган, диләр. Баш мие исән калган (ул булган булса инде, әлбәттә), ә менә иреннәре белән уртлары, тешләре ару гына зыян күргән, ди. Әле бичара дәваланып йөри икән.
Фото: coub.com
Читайте нас: