Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:30

Меңнән артык торак пункт телевизорсыз каламы?

Ел башыннан илдә аналог телевидениене өзә башладылар.

Антенна сигналы, һәр төбәккә бәйле рәвештә, акрынлап юкка чыгачак, моның махсус графигы төзелгән.
Аңа алмашка санлы телевидение килә. Аның сигналын кабул итү өчен махсус җайланма сатып алырга кирәк, ләкин ул кайбер урыннарда эшләмәскә мөмкин.
Атап әйткәндә, Русиядә санлы телевидение колачламаган 18 мең торак пункт исәпләнә. Әлеге исемлеккә Башкортстанның 1200дән артык авылы кергән. Менә шулай, яхшырак эшлибез, дип, һәрвакыттагыча була инде бездә...
Фото: TripAdvisor
Читайте нас: