Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:24

Магнитогорскида каза күрүчелергә - 75 миллион сум

Биредәге торак йортта газ шартлап, зыян күргән кешеләргә нәкъ шул кадәр акча түләгәннәр.

"Бүгенге көндә фаҗигадә зыян күрүчеләргә яки аларның гаиләләренә өлкә бюджетыннан - 44,7 миллион сум, федераль бюджеттан 29,9 миллион сум акча түләнде", - дигән төбәк башлыгы Борис Дубровский рәсми Telegram каналында.
31 декабрьдә, Магнитогорскида көнкүреш газы шартлап, ун катлы йортның бер подъезды ишелде. Пәнҗешәмбе көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткару операциясен төгәлләде. Җимерекләр арасыннан 39 кешенең үле гәүдәсе чыгарылды.
Фото: ТАСС мәгълүмат агентлыгыннан
Читайте нас: