Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:23

Каешны тагын да кысыбрак буарга кирәк булмагае

2019 елда кулланучылар кәрзине 5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.

2018 елның ноябрь мәгълүматлары нигезендә, азык-төлек товарларына бәяләр 3,9 процентка үскән.
Бәяләр иң нык арткан азык-төлек шикәр (23,4 процентка), йомырка (13) һәм ит (8,4) булган.
Аналитик фикеренчә, яңа елда ит продуктларына бәяләр 15 процентка артырга мөмкин. Шикәргә бәяләр шулай ук үсәчәк, әмма ул 10 проценттан артмас, дип белдерәләр.
Икмәк, ярма, сөт, яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр 5 проценттан артмас, дип яза "Российская газета".
Фото: BNEWS сайтыннан.
Читайте нас: