Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 11:26

Көнче иренә хатыны пычак кадаган

Кырмыскалы районында яшәүче бер гаиләдә канлы фаҗига булган.

Урта яшьләрдәге ир белән хатын дусларына кунакка барган. Эчеп алгач, ире хатынның хыянәтен фашларга булган. Алар сугышып киткән.
Башка дәлил тапмаган хатын пычакка үрелгән һәм иренең эченә кадаган.
Аны авыр тән җәрәхәте белән Архангель район дәваханәсенә алып киткәннәр, хатынга хокук саклаучылар "өеннән чыгарга ярамый" дигән хөкем чыгарган.
Хәмер "шайтаны" котыртса, күзгә ак-кара күренми, диләр. Аның тозагына эләгүдән сак булырга да бит...
Фото: BNEWS сайтыннан
Читайте нас: