Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2019, 16:14

«Беренче чемпион Габдрахман Кадыйров» премьерасына килегез!

2016 елда «Башкортостан» киностудиясендә режиссер Радик Килмәмәтов төшергән кыска метражлы фильм атаклы совет мотоузышчысына багышланган.

«Башкортстанның йөз исеме» проекты кысаларында презентация 29 гыйнварда Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында узачак.
Кичәдә сәхнә йолдызлары — күренекле спортчының хатыны Нәзифә Кадыйрова, аның дуслары, җырчылар Идрис Газиев, Геннадий Родионов, Александр Лынник, Рамил Бәдамшин чыгыш ясаячак, Г. Кадыйров исемендәге клуб әгъзалары һәм укучылары да киләчәк.
Махсус кунак — бозда мотоциклда узышу буенча күп тапкыр Русия һәм дөнья чемпионы Николай Красников.
Фойеда уникаль күргәзмә — спортчының мотоциклы һәм аның шәхси архивыннан сирәк фоторәсемнәр тәкъдим ителәчәк.
Габдрахман Кадыйров — СССРда бозда мотоциклда узышу буенча ярышларда алты тапкыр дөнья чемпионы, Европа чемпионы, команда ярышларында өч тапкыр СССР чемпионы. 10 елдан артык СССР җыелма командасы өчен чыгыш ясады, аннары анда өлкән тренер булып эшләде, Уфаның «Башкирия» командасын җитәкләде.
1993 елдан башлап Уфада Габдрахман Кадыйров истәлегенә Бөтенрусия ярышлары үткәрелә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: