Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2018, 12:14

Афәрин, Азиевлар!

Гаилә елының соңгы көннәренең берсендә “Иң яхшы гаилә-2018” конкурсы үтте. Аны “Гаилә” Көнбатыш районара үзәгенең район бүлеге оештырды.

Район Мәдәният сараеның бер матур залында чагу итеп бизәлгән чыршы тора, аның тирәсендә зур җанлылык күзәтелә, балаларның шат тавышлары ишетелә. Өлкәннәрнең дулкынлануы күренеп тора, ә балалар уйлап та бирми уйнап йөри.

Конкурста биш гаилә катнашты һәм “Визит карточкасы”, “Блиц-сораштыру”, “Музыкаль номер”, “Күңелле стартлар” кебек конкурсларда үзләренең талант һәм осталыкларын күрсәтте. Иҗади конкурста Благовардан Шәфыйковларга тиңнәр булмады, анда әтисе белән улы баянда уйнады, әнисе белән кызы башкорт биюе башкарды. Спорт буенча Килдебәковлар аерылып торды, анда әтиләре игезәк уллары белән футбол уйнап күрсәтте. Якуповлар интеллектуаль яктан югары осталыклары белән алдырса, Кобелевлар — балаларга хас беркатлылыклары белән. Ә Азиевлар гаилә мөнәсәбәтләренең гармониялелеге һәм тойгылар нечкәлеге белән сокландырды. Нәтиҗәдә “Иң күркәм гаилә-2018” исеме Языково авылыннан Эльбина һәм Марат Азиевларга бирелде.

Җиңүче гаиләгә һәм призерларга район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручыларга, алып баручы Ирина Фәйзуллинага, “Прометей” клубы директоры Марина Кулуевага, конкурста катнашучыларның җанатарлар урынын биләгән туганнарына һәм хезмәттәшләренә зур рәхмәт, аларның тырышлыгы белән бәйрәм уңышлы килеп чыкты.

Эльвира ХӘСӘНОВА.
Читайте нас: