Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2018, 13:05

Йөрәгеңне ал да очкын кабыз!

Тәрбиягә бала алган гаиләләр арасында үткәрелгән конкурс программасы Гаилә елына багышланды.

Мондый һәр конкурс ата-ана назыннан һәм каравыннан мәхрүм балаларның гаиләле булулары турында ачык сөйли дисәк, һич арттыру булмас. Анда катнашучыларның чыгышлары балаларның язмышында тәрбиягә алырга теләгән гаиләләрнең барлыка килү тарихы фонында аеруча дулкынландыргыч һәм күңелнең әллә кайсы кылларына кагыла.

...Менә иң дулкынландыргыч беренче конкурс — визит карточкасы — артта калды, артабан мавыктыргыч өлеш, конкурсның иҗади өлеше башлана, биредә әти-әниләрнең һәм балаларның мөлаемлылыгы һәм сәләте, фантазиясе күрсәтелә.

Первомайский авылыннан — Пурецкийлар, Коб-Покровкадан — Соловьевлар һәм район үзәгеннән Зәетовлар гаиләләре герой булган әлеге бәйрәмдә дә шулай булды. Күптән түгел тәрбиягә дүрт бала алган Бушмелевлар гаиләсе (Узыбаш авылы) конкурстан тыш катнашты. “Янымда бул, әни!” биюе (Пурецкийлар гаиләсе), “Мамонтенок” җыры (Соловьевлар), вальс (Зәетовлар) аеруча матур, оригиналь булды.

Блиц-сораштыруда һәр гаилә Русиядә төшерелгән популяр кинофильмнарга һәм мультфильмнарга кагылган дүрт сорауга җавап бирде. Монда да гаиләләр биеклекне югалтмады, “Бриллиантовая рука”,“Полосатый рейс” фильмнарын да, “Простоквашино”, “Маугли” мультфильмнарын да искә төшерде.

Мәдәният идарәсе дә тырышлык салган, конкурсантлар икенче биремгә әзерләнгән вакытта Арина Мөхәммәдиева, Светлана Гайнатуллина, Алмаз Төхбәтуллин, Илшат Гыйльванов моңлы җырларын бүләк итте. Конкурсны Ирина Фәйзуллина бик җанлы алып барды һәм моңлы җырлар башкарды.

Конкурста катнашучыларны район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.Р.Мофазалов җылы сәламләде һәм аның нәтиҗәләрен игълан итте һәм опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы З.Ф.Сәламова белән гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Шулай итеп, “Иң яшь гаилә” номинациясендә — Бушмелевлар, “Иң тату гаилә” номинациясендә — Соловьевлар гаиләсе, әйткәндәй, аларны тамаша залында кулларына чагу плакатлар тоткан тамашачылар куәтләп торды, һәм “Иң иҗади гаилә” номинациясендә Пурецкийлар җиңү яулады, Зәетовлар гаиләсе Гран-прига лаек булды. Конкурсантларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: