Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2018, 18:42

Мәскәү укытучыларының хезмәт хакы нинди?

Мәскәүдә укытучылар хезмәт хакларына зарланмый башлаган. Шулай булмыйча ни, былтыр аларның уртача эш хакы 86 мең сум булса, быел 107 меңнән арткан.

Башкала мәгариф департаменты җитәкчесе Исаак Калина “бүген безгә бу саннарны атау оят түгел”, дип белдергән.
Мәскәү мәктәпләре бер төрле финанслана, ә укучылар, нигездә, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Бу кадәр акча алган укытучылар күңел биреп эшли торгандыр шул.
Нәрсә юк, бездә юк инде. Безнең укытучыларга бу җәһәттән Мәскәүнекеләргә барып җитәргә ерак әле. Ә бит бурычлар бер: илгә лаеклы гражданнар тәрбияләү! Гаделлек кенә аксый.
Фото: Cloballook.
Читайте нас: