Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2018, 18:45

Кышын карсыз күңелсез, ә күп яуса...

Тиздән бездә пилотсыз кар чистарту машиналары барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Милли технологик башлангычңвәкиле Ярослав Федосеев "РИА Новости" хәбәрчесенә.

Тиздән бездә пилотсыз кар чистарту машиналары барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде Милли технологик башлангычңвәкиле Ярослав Федосеев "РИА Новости" хәбәрчесенә.
Мондый машиналардан тестлы файдалану Рязань өлкәсендә башланды. "Киләчәктә автоматлаштырылган кар чистарту техникасы Мәскәүдә һәм Татарстанның кайбер шәһәрләрендә — пилотсыз автомобильләрне файдалану буенча "пилот" шәһәрләрдә барлыкка килергә мөмкин", — диде Федосеев.
Пилотсыз техника тракторларның эш вакытын арттыру аркасында кар чистарту тизлеген 35 процентка арттырырга мөмкин.
Тест режимында мондый техника төнлә һәм күп кар яумаган вакытта гына эшли, ә 50 метр радиуста пилотсыз машиналарның эше турында хәбәр итүче табличкалар урнаштырыла. Техниканы диспетчер читтән контрольдә тота, әлегә аны ябык территориядә генә сынап карыйлар.
Фото: "РИА Новости
Читайте нас: