Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2018, 18:54

Халык мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмый!

Башкортстан халкы республика җитәкчесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итүен дәвам итә. Күптән түгел Радий Хәбиров исеменә нефтекамалылардан шундый эчтәлекле мөрәҗәгать килгән.

“Исәнмесез, хөрмәтле Радий Фәритович! Нефтекама шәһәрендәге безнең өчен җитди мәсьәләгә Сезнең игътибарыгызны юнәлтәбез, безгә балалар өчен шугалак ачарга мөмкинлек бирмиләр. Шәһәр хакимиятеннән коммерциягә нигезләнмәгән автономияле “Спортивный городок” оешмасының биредә булырга юридик нигезе юк, дип тә белдерделәр. Шугалак та, урам хоккее да булмаячак, диделәр! Ләкин без бирешергә җыенмыйбыз! Безнең инануыбызча балалар өчен шугалак мотлак булырга тиеш!”
Әлеге хатка Нефтекама шәһәре хакимиятеннән түбәндәге эчтәлекле җавап алынган: “Без сезнең белән тулысынча килешәбез. Балалар иҗаты сарае каршында шугалак, һичшиксез, булырга тиеш һәм ул булачак та! Һәм иң мөһиме – быел анда керү шәһәребезнең барлык кешеләре өчен бушлай булачак. Моннан тыш, бушлай муниципаль шугалаклар “Торос” һәм Әмҗә авылындагы стадионнарда, “Венед” балалар-үсмерләр үзәге янында, 6нчы, 7нче, 12нче мәктәпләр, Ташкин авылында, Башкорт гимназиясе каршында булачак. Боларның халыкны кышкы спорт төрләренә җәлеп итәчәгенә ышанабыз.
Нефтекаманың Ленин урамындагы 23нче йорт адресы буенча урнашкан җир участогына килгәндә, ул Иҗат сараена, уставка ярашлы, чикләнмәгән вакытка даими куллануга бирелгән. Бу участокта 85 квадрат метр мәйданлы бура тора, ул Иҗат сарае карамагында. “Спортивный городок” оешмасы Иҗат сарае белән прокат пункты оештыру турында кыска вакытлы килешүләр төзегән. Бүгенге көнгә ул килешүләрнең вакыты чыккан, яңа килешү әзерләнә".
Әйтергә кирәк, 19 декабрьдә Нефтекамада, чыннан да, балаларны һәм өлкәннәрне шатландырып, шәһәр шугалагы ачылды. Анда безнең хәбәрчебез дә катнашты.
Ләйсән Якупова.
Фото: Нефтекама шәһәр хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: