Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 11:48

Йөзе – кояш, киңәшләре – акыл сандыгы

Җир йөзендә иң йомшак күңеллесе безнең әни. Аңа булган хис-тойгыларыбызны без көндәлек тормышта гел әйтеп, сөйләп тормыйбыз. Ә бүген – гомер бәйрәмендә газиз әниебез Ләлә Сәйфетдин кызы Ситдикованы ничек яратуыбызны, ихтирам итүебезне белдерү өчен бер дигән мөмкинлек бар.

Әниебезнең гомер юлын җиңел дип әйтеп булмый. Яшьли генә тол калып, ул сеңлем белән икебезне ялгызы үстерде. Шуның өстенә әтиебез исән чакта нигез салынган йортны төзеп бетерү өчен күпме көч түкте. Бәләкәй чакта без моны аңлап та җиткермәгәнбездер, хәзер, үзебез әни булгач, сөеклебез белән горурлануыбызны яшерә алмыйбыз. Аның шулай нык булуы безнең өчен дә тормышта олы терәк. Якын кешебезнең зур ярдәме белән укып югары белем алдык. Матур гаиләләр кордык. Тормыштагы бөтен уңыш-казанышларыбызда әниебезнең өлешен тоябыз.

Әниебез тумышы белән Зианчура районыннан. Ситдиков Зәлиф Фәрит улына кияүгә чыккач, Мирный авылы аның өчен икенче кече туган иленә әйләнгән. Ул бер эштән дә куркып тормый. Һәр яңа көнгә зур өметләр баглавына, тормышны яратуына сокланырга гына кала.

Безгә бүлгән күңел җылың өчен рәхмәт сиңа, кадерлебез, син бүген дә безне күңелсезлекләрдән араларга торасың, дүрт оныгыңны үстерүдә катнашасың. Ходай Тәгалә сине сәламәтлектән аермасын. Һәрвакыт сау-сәламәт, бәхетле була күр! Ә без син тыныч яшәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзербез. Әнкәй бәгърем, без сине чиксез яратабыз!

Сине өзелеп яратучы кызың Зимфира Фәйзуллина.
Читайте нас: