Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 декабрь 2018, 11:54

50 елга сузылган бәхет

Хөрмәтле гәзит укучылар, бүген сезне яхшы күңелле кешеләр, гади авыл эшчәннәре – шушы көннәрдә алтын юбилейларын билгеләгән Гөлйөзем һәм Рифхәт Маннановлар белән таныштырырга телибез.

Күркәм йола буенча аларны бу көнне Языково авыл биләмәсе башлыгы Рафаэль Еникеев, ветераннар советы рәисе Антонида Яковлева тәбрик итте, истәлекле бүләкләр, республика җитәкчесе Радий Хәбировның котлау открыткасын тапшырды.

Кулга-кул тотынышып юлларның агын да, карасын да үткән, үзләренә охшаган тырыш, акыллы балалар үстергән юбилярлар кайчандыр үзләрен кавыштырган язмышларына рәхмәтле булуларын әйтә.

Чәчләрен чәчкә бәйләгән 1965 елны алар бүгенгедәй яхшы хәтерли. Унтугыз яшьлек сылу кыз күрше Татарстаннан Языковога эшкә килә. Райпоның икмәк пешерү цехына урнаша. Кара күзле чибәркәйгә Узыбаш егете Рифхәт бер күрүдә гашыйк була. Һәм бер атнадан Гөлйөземне туган йортына урлап та алып кайта.

— Һәм менә үзегез күреп торасыз, бүген дә икебез бер җан булып гомер итәбез, — ди гаилә башлыгы хатынына назлы караш ташлап.

Шартына туры китереп никах укыталар, ә ЗАГСка балалары туганнан соң гына баралар.

Рифхәтнең әти-әнисе киленнәрен кызларыдай күреп ярата. Газиз оныклары Лүзә белән Ританың дөньяга килүенә балаларыннан һич ким шатланмыйлар. Хөкүмәт эшеннән бушамаган Рифхәт абый белән Гөлйөзем апа балаларын үстерү-тәрбияләүдә, йорт хуҗалыгында аларның зур ярдәмен тоя. Шулай бер-берсен ихтирам итешеп 25 ел бер зур гаилә булып гомер кичерәләр.

Рифхәт Хәбибулла улы тәүдә – колхозда, соңыннан кошчылык фабрикасында ветфельдшер вазыйфасын башкара. Гөлйөзем Абдулла кызы пенсиягә чыкканчы оператор-кош караучы булып хезмәт сала. Икесе дә үз эш урыннарында алдынгылардан санала. Тәвәккәллеге, гаделлеге белән аерылып торучы, үз фикерен яклый белүче Гөлйөзем апаны авылдашлары өч тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайлый.

Юбилярларның тынгысыз һәм иҗади хезмәт юллары артта калган. Булганына шөкер итеп, бала-оныклар шатлыгына куанып тыныч кына яшәргә дә яшәргә сыман. Тик язмыш аларны ныклыкка сынавын һаман дәвам итә. Гөлйөзем Абдулла кызы инсульт аркасында өч тапкыр үлемнән калган. Өчесендә дә ул табиблар һәм газиз якын кешеләренең олы ярдәме белән аякка баскан. Балалары һәм иренең кайгыртучанлыгы, яхшы тәрбиясе һәм хәстәре аңа яшәү көче бирә, сәламәтлеген арттыра. Әмма, авырыйбыз дип, авырлыкларга зарланып утырмыйлар. Алар өчен иң мөһиме – балалары, оныклары һәм туруннары озатуында тормыш дигән олы юлдан бүген дә янәшә атлыйлар. Кайчандыр яратышып кавышкан кешеләр өчен шуннан да зуррак бәхет бар микән?

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: