Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 декабрь 2018, 12:17

Элвин Грей концертында - шартлаткыч

Татарстанның Азнакай шәһәрендә узган концертта аның телефонына залда менә-менә шартлаячак җайланма булуы турында хәбәр килә.

Җырчының командасы шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Аның хезмәткәрләре 3 минут эчендә килеп җитә һәм залдагы халыкны чыгара.
Ялган хәбәр итүче дә тамашачылар арасыннан табыла. Ул психодиспансерда исәптә турычы кеше була.
Беркадәр вакыттан соң концерт дәвам итә. Радикның җанатарлары аннан канәгать кала һәм бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас: