Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2018, 17:22

Яшәрәм дип, бурычка баткан

Уфа шәһәрендә яшәүче Валентина исемле пенсионер ханымны матурлык салонында алдаганнар. Аның сөйләвенчә, әлеге салон хезмәткәрләре, телефоннан шалтыратып, бушлай яшәртү процедуралары үткәрәбез дип, үзләренә чакырганнар.

Ә салонга баргач, пенсионердан берничә кәгазьгә кул куйдырганнар. Шулай итеп, ул үзе дә сизмичә, 95 мең сумлык кредитка баткан.
Яшәрәм, дип, бирегә килгән ханымнар арасында алданучылар җитәрлек икән. "Бушлай сыр капканда гына була" дигән гыйбарәне онытмасак иде, дуслар!
Фото: vladtime.ru сайтыннан
Читайте нас: